Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Отрицательная форма. Просклоняйте глаголы в будущем категорическом времени




Просклоняйте глаголы в будущем категорическом времени. Составьте с ними предложения.

I вариант II вариант

укы яз (пиши)

эшлә буя (крась)

сыз (черти) өйрәт

әйт йокла

йөз (плыви) уйла

сора (проси) төзе (строй)

 

2. Разъясните смысловые значения следующих выражений:

* Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.

* Җиңел саналган эшләрнең ахырлары күп вакытта – авыр вә авыр күрелгән эшләрнең соңлары күп вакытта җиңел буладыр.

* Хаҗәт вакытында дәваны истигъмаль итү шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигъмаль итү авыру тудыра.

* Ачу килү изгелекләрне оныттыра.

* Күп фикерлә, аз сөйлә.

* Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә.

* Күп наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.

* Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру.

*Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр.

* Әйткән сүз, үткән гомер – агып киткән су мисалында.

Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән

3. Переведите на татарский язык следующие предложения:

 

1) Мы едем в деревню.

2) Он не поедет с нами в деревню.

3) Я завтра поеду в Челябинск.

4) Вы когда идете в библиотеку?

5) Я пойду в библиотеку в четверг после обеда.

6) Куда поедет Салих с тобой завтра?

7) Завтра Салих поедет с нами в Елабугу.

8) Мы не пойдем завтра в кино.

9) Самолет летит через пустыню.

10) Самолет приземлится в Казани через три часа.

11) Завтра Разия поедет в Москву.

12) Разия не вернется до следующей недели.

 

УНАЛТЫНЧЫ ДӘРЕС

Условное наклонение (шарт фигыль)

 

► Условное наклонение выражает действие, являющееся условием для осуществления другого действия, т.е. выражает отношения между двумя действиями, выступающими как условие и следствие. Основой наклонения являются аффиксы на -са, -сә, которые имеют форму I-III лиц единственного или множественного числа.

Единственное число

Мин әйтсәм (если я скажу) Мин барсам (если я пойду)

Син әйтсәң (если ты скажешь) Син барсаң (если ты пойдешь)

Ул әйтсә (если он скажет) Ул барса (если он пойдет)

Множественное число

Без әйтсәк (если мы скажем) Без барсак (если мы пойдем)

Сез әйтсәгез (если вы скажите) Сез барсагыз (если вы пойдете)

Алар әйтсәләр (если они скажут) Алар барсалар (если они пойдут)

► Отрицательная форма условного наклонения образуется на основе повелительной формы глагола при помощи окончаний -маса/-мәсә в зависимости от твердости и мягкости слова.

Единственное число

Мин әйтмәсәм (если я не скажу) Мин бармасам (если я не пойду)

Син әйтмәсәң (если ты не скажешь) Син бармасаң (если ты не пойдешь)

Ул әйтмәсә (если он не скажет) Ул бармаса (если он не пойдет)

Множественное число

Без әйтмәсәк (если мы не скажем) Без бармасак (если мы не пойдем)

Сез әйтмәсәгез (если вы не скажите) Сез бармасагыз (если вы не пойдете)

Алар әйтмәсәләр (если они не скажут) Алар бармасалар (если они не пойдут)

 

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың кртлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел

(Г. Тукай)

_____

– Казанга барсаң, миңа китаплар алып кайт әле.

– Ярар.

 

– Автобуска билетлар булмаса, поезд белән китәрбез.

– Поезд кайчан китә?

– Кичке сәгать тугызда.

– Ярар.

 

– Закир әфәнде, вакытыгыз булса, безгә кунакка килегез.

– Рәхмәт.

 

– Вакытың булса, безгә киләсеңме?

– Әлбәттә.

 

– Син иртәгә авылга кайтасыңмы?

– Көн матур булса кайтам.

 

Параллельно с аффиксами на -са/-сә, дублируя это значение условия, может употребляться и союз әгәр (если), который всегда ставится в начале предложения:

Әгәр автобус килсә, яхшы булыр (если приедет автобус, будет хорошо).

Әгәр көн җылы булса, без урманга барырбыз (если день будет теплый, то мы пойдем в лес).

Әгәр җыелыш булса, мин сиңа хәбәр итәрмен (если будет собрание, я тебе сообщу).

 

■ Прочитайте следующий текст и переведите (түбәндәге текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).

Күренекле шәһесләребез

Муса Бигиев (1875 – 1949)

Муса Җаруллаһ Бигиев (24/12/1875 – 12/11/1949) – Ростов-на-Дону каласыннан чыгышлы илаһият галиме, Коръән хафиз, фәкыйһ, филолог, җәмәгать эшлеклесе, педагог, публицист, политолог, милләтпәрвәр, философ, Исламият дөньясында иҗат иткән иң зур галимнәрнең берсе.

Муса Бигиевның тормыш һәм фәнни иҗат эшчәнлеген өч өлешкә бүлеп карарга була. 1904 елга кадәр гыйлем алу еллары сузылган. Бу дәвердә ул Казан мәдрәсәләренең берсендә укыган, соңрак Ростов-Донның техник лицейында белем алган, аны тәмамлап, әнисе Фатыйма ханымның үгетләве белән Бохара мәдрәсәләренә юнәлгән. Бохарадан кайткач, ул яңадан бер уку йортына кереп караган, тик латин телен белмәве аркасында аны кабул итмәгәннәр. Дөньяви белем алу теләге белән Муса Бигиев Төркиягә юл тота һәм Истанбулдагы дөньяви бер уку йортына укырга керә. Әмма биредә ул якташы Муса Акъегет-Задә белән бер күрешеп сөйләшүеннән соң, дустының үгетләвенә күнеп, дини фәннәрдә камилләшүен дәвам итүне өстенрәк күрә һәм Каһирәдәге мәшһүр әл-Әзһәр университетына керә, соңрак башка мөселман илләрендә дә (Сүрия, Хиҗаз, Һиндстан) укый, бөтен Ислам дөньясында сәяхәт кыла.

Шулай итеп, Муса Бигиев унбиш елга якын вакытын белем-мәгариф юлларында үткәрә, Ислам фәннәрендә, астрономия, математика, психология, Көнбатыш һәм Көнчыгыш фәлсәфәсе өлкәләрендә тирән белем ала, татар һәм рус телләреннән тыш, гарәп, фарсы, төрек, санскрит телләрен дә үзләштерә.

1904 елда ул ватанына кайта. Петербург университетында юридик белем ала башлый. 1905 ел вакыйгалары аны татар милли хәрәкәтенең үзәгенә ала. Бу елларда ул мәшһүр Габдерәшит казый Ибраһим белән берлектә “Өлфәт” газетасын чыгара, мөселман корылтайлары эшендә катнаша һәм аларның материалларын нәшер итү белән шөгыльләнә.

Моннан тыш Бигиев 1908 елда әл-Җәзәри белән әш-Шатиби исемле ике данлыклы мөселман галименең әсәрләренә шәрех-аңлатмалар яза. Русия мөселманнарының фикъһесен йокыдан уяту һәм тормыш таләпләренә җавап бирерлек ислами фәнгә әверелдерү максатыннан чыгып, тәкъдим иткән бу әсәрләре Муса әфәндене тирән белемле дин галиме буларак танытуда зур роль уйныйлар.

1909 елда Муса Бигиев Ислам тарихында беренче хәдисләр китабы булып саналган имам Мәликнең “әл-Мувәтта” исемле әсәрен бастырып чыгара. “Шура” журналында басылып чыккан бер искәрмәсендә, ул татар имамнарының хәдис фәненә мөрәҗәгать итүнең әһәмиятен ассызыклый.

Муса Бигиев 1930 нчы елга кадәр Русияне ташлап киткәнче, кырыкка якын мөһим һәм җитди гыйльми әсәр язган. Моннан тыш, ул татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә күп санлы мәкаләләр чыгарып торган.

Муса Бигиев исә, замана нинди генә сәяси, икътисади, иҗтимагый мәсьәләләрне көн тәртибенә куйса да, аларны хәл итү чараларын Ислам юлларында эзләргә чакырган.

Айдар Хәйретдин, фәлсәфә фәннәре кандидаты

 

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Муса Бигиев турында нәрсәләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?

2. Муса Бигиевның кыскача тормыш юлын һәм эшчәнлеген сөйләгез?

3. Муса Бигиевның педагогик эшчәнлеге турында сезгә нәрсәләр мәгълүм?

4. Муса Бигиев кайсы фән тармакларында хезмәтләр язган?

5. Р. Фәхреддиннең нинди хезмәтләрен беләсез?

6. “Муса Бигиев – илаһият галиме ” темасына кыскача инша (сочинение) языгыз.

 

● Биремнәр (задания).

1. Просклоняйте следущие слова в условном наклонении:

I вариант II вариант

уйла ышын

чакыр тырыш (старайся)

утыр кайт (возвращайся)

сөйлә эшлә

яз (пиши) укы

тыңла сакла (храни)

 

2. Попробуйте разъяснить смысловые значения следующих выражений:

 

* Батырны “батыр” диләр – көчен күргәч,

Останы “оста” диләр – эшен күргәч.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 517; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.03 сек.